Районда «Ягез әле, әбиләр!» бәйгесе үтте

Районда «Ягез әле, әбиләр!» бәйгесе үтте

Бүген “Сарман” кинотеатрында район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте бик матур чара оештырды.

Сарман һәм авыл хатын-кызлары ветераннары командалары “Ягез әле, әбиләр” бәйгесендә көч сынаштылар. Көч, диюгә, күз алдына көрәш килеп баса. Өлкәннәребез физик түгел, иҗади яктан үз мөмкинлекләрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Аларны мәртәбәле жюри бәяләде.

Иң элек чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән тәбрикләп, уңышлар теләде. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Ике командага бүленгән “Сарман таңнары” әдәби-иҗат төркеме һәм авыллардан тупланган ветераннар советлары рәисләре командалары җитезлектә, тапкырлыкта, зирәклектә тырышлыкларын күрсәттеләр. Алар пазл җыйдылар, бала төрделәр, “Бишек җыры” башкардылар, тизлеккә төрле ярмаларны аердылар, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, Рамазан ае белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Бәйге дуслык җиңү белән тәмамланды. Һәр катнашучыга чәчәк, Диплом, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Кичәне районның беренчеләре лидеры Эльвира Кәлимуллина алып барды. Бәйге матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.