Мәчетләрдә һәм дини уку йортларында мәктәп укучылары өчен татар теле дәресләре башланды

Татарстан мәчетләрендә һәм дини уку йортларында мәктәп укучылары өчен татар теле дәресләре башланды.

«Без туган телне өйрәнәбез!» проекты Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Курслар Татарстанның 34 районында уза. Мәчетләрдән тыш, дәресләр Казан ислам университетында, Россия ислам институтында, 8 мәдрәсәдә, «Госмания» (Казан), «Ихсан» (Алабуга) мәктәпләрендә һәм «Һаҗәр» рухи-әхлакый үзәгендә (Апас) оештырыла.

Дәресләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвам итәчәк. Бушлай курсларны тәмамлаганнан соң, тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.