Казанда армиядә хезмәт итүдән качып йөрүче дүрт ир-егетне тотканнар

Казанда армиядә хезмәт итүдән качып йөрүче дүрт Россия гражданын тотканнар.

«Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының 384 нче хәрби тикшерү бүлегендә хәбәр итүләренчә, 23 июльдә ведомство хезмәткәрләре төзелешләр буенча рейд үткәргән һәм 35 кешене тикшергән. Алар арасында РФ гражданлыгы алганда хәрби учетка басмаган дүрт хокук бозучыны ачыклаганнар. Аларны военкоматларга китергәннәр.

«Күрсәтелгән чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк», – дип кисәттеләр ведомствода.