Гыйздәтуллина Айсылу Илгиз кызы Аккүз мәктәбенең директоры итеп билгеләнде.
Гыйздәтуллина Айсылу Илгиз кызы Яр Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Аның педагогик хезмәт стажы 8 ел тәшкил итә. Мәгариф өлкәсендә ул укыту һәм тәрбия эшенә зур игътибар биреп, үзен тәҗрибәле һәм җаваплы белгеч буларак таныткан.
Айсылу Илгиз кызы 6 ел дәвамында Меңнәр һәм Аккүз мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Бу чорда ул белем бирү сыйфатын күтәрү, укучыларның тәрбия эшен камилләштерү, педагоглар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү юнәлешләрендә зур тәҗрибә туплаган.
Яңа вазифада Айсылу Илгиз кызына Аккүз мәктәбенең эшчәнлеген үстерүдә, педагогик коллектив белән бердәм булып эшләүдә һәм укучылар өчен уңайлы белем бирү мохитен булдыруда уңышлар телибез!



