Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң, Татарстан Рәисе республика халкына мөрәҗәгать итте

Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң, Татарстан Рәисе республика халкына мөрәҗәгать итте

Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Бүген иртән безнең республика чираттагы явызларча һөҗүмгә дучар булды. Дошман беспилотниклары гражданнар объектларына һөҗүм ясады. Кызганыч, без кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам», — дип язган Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә.

Ул шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләде һәм һәркемгә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, соңгы мәгълүматлар буенча, узган төндә Түбән Камага һөҗүм нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булуы һәм 39 зыян күрүү турында билгеле, дип яза «Татар-информ».