Соңгы ун елда Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 12 тапкыр арткан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында 16-19 августта узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумына багышланган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
«Соңгы ун елда Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 12 тапкыр артты. Быел “РОСТКИ” форумы дүртенче тапкыр узачак. Өч елда анда катнашучы илләр саны 60 процентка (25 тән 40 ка кадәр), ә килешүләр – 62 процентка (21 дән 34 кә кадәр) артты. Татарстан – төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекнең ныклы этәргече. «РОСТКИ» тотрыклы үсеш динамикасын күрсәтә», – диде ул.
Талия Миңнуллина әйтүенчә, быел форум 19 юнәлеш буенча 100 ләп чараны берләштерәчәк. «Чараның эшлекле программасына ясалма фәһем, күп полярлы дөнья, түбән югарылыктагы икътисадка багышланган сессияләр, шулай ук быел форум кысасында тәүге тапкыр узачак сәламәтлек саклау буенча фәнни-эшлекле симпозиум кертелгән», – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, форумда Кытайның зур провинцияләреннән 200 дән артык компания һәм делегация катнашачак. «Чара стратегик диалог һәм уртак эшлекле нәтиҗәләр мәйданына әвереләчәк», – диде Талия Миңнуллина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.




