Халык шагыйре Равил Фәйзуллин улы Газиз Фәйзуллинга зур интервью биргән

Халык шагыйре Равил Фәйзуллин улы Газиз Фәйзуллинга зур интервью биргән

Халык шагыйре Равил Фәйзуллин улы Газиз Фәйзуллинга зур интервью биргән. Аталы-уллы Фәйзуллиннар Аккош күлендә татар әдәбияты, дөньядагы үзгәрешләр һәм кешелек турында фикер алышканнар. Равил Фәйзуллин татар шигъриятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, әдәбияттагы үзгәрешләр, илһам чыганаклары, цензураның әдәбиятка һәм җәмгыятькә тәэсире, милләт һәм тел, глобализациягә кагылышлы сорауларга әтрафлы җаваплар биргән.

«Без ата белән ул булып түгел, интервью бирүче һәм интервью алучы роленә кереп сөйләштек. Миңа интервью алу, аны монтажлау процесслары ошады. Бәлки, алга таба да бу эшемне дәвам итәрмен», диде Газиз Фәйзуллин.

  • Хәзерге вакытта Газиз Фәйзуллин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Гомуми лингвистика бүлеге аспиранты. Ул бүгенге көн татар поэзиясенең телен өйрәнә. Темасы — бүгенге татар поэзиясендә окказионализмнар (шагыйрь ниндидер күренешне аңлату өчен үзе уйлап чыгарган сүз).