Апас районы киләчәккә матур өмет белән яши һәм эшли

Апас районы киләчәккә матур өмет белән яши һәм эшли

Апаста 2025 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар билгеләү буенча хисап сессиясе узды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Иван Егоров һәм Фәнил Баһаветдинов катнашты.

“Апас районы киләчәккә матур өмет белән яши һәм эшли”

Апаста 2025 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар билгеләү буенча хисап сессиясе узды.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Иван Егоров һәм Фәнил Баһаветдинов катнашты.

(4 февраль, “Апастово-информ”).

Утырыш башланганчы шушы көннәрдә вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлахов Хәйретдин Сәлах улын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

2025нче елда ирешелгән уңышлар, башкарылган эшләрне үз эченә алган видеоролик тәкъдим ителде.

Район Советының йомгаклау утырышында район башлыгы Айрат Җиһаншин районның социаль-икътисади тотрыклылыгын һәм икътисадын үстерү буенча чараларның гамәлгә ашырылуы хакында хисап тотты.

Район 2025нче елда сәнәгать үсеше буенча республикада беренче урында. Районның тулаем территориаль продукты 11,9 миллиард сум тәшкил итте.

Төп авыл хуҗалыгы культуралары булып бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере тора. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы — 142 мең тонна, шикәр чөгендере 251 мең тонна.

Барлыгы 18,2 мең тонна сөт, 1,7 мең тонна ит җитештерелгән. Узган 2025нче ел белән чагыштырганда, ит продукциясенең күләме 11 процентка арткан дигән сүз.

“Безнең төп бурычларыбызның берсе — районга инвесторларны җәлеп итү. Сөт комбинаты — бүгенге көндә иң мөһим проектларыбызның берсе булып тора. Предприятиедә сыр җитештерү һәм коры сөт җитештерү буенча заманча цехлар эшли. Шулай ук “Яратель-Апас” кошчылык фабрикасы да үз эшен уңышлы гына башлап җибәрде. Биредә елга 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла. 2025нче елның декабрь аенда әзер продукция җитештерү эше башланса, бүгенге көндә ике миллион данә йомырка җитештерелде дә инде. Хәзерге вакытта биредә шулай ук 250 гектар мәйданда төзелеш эшләре бара.

Кошчылык фабрикасы районыбыз икътисадын ныгытуда аерым һәм мөһим урын алып торыр дип ышанабыз”, — диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Җитәкче шулай ук районда төзелеш тармагына да тукталды. Ул барлыгы 18 федераль һәм республика программалары кысаларында башкарылган төзелеш һәм төзекләндерү эшләре белән таныштырды. 2025нче ел нәтиҗәләре буенча 4,340 мең кв.м. мәйданда торак эксплуатациягә тапшырылды. Республика программасы нигезендә, Апас урта мәктәбендә, Олы Бакырчы мәктәбе ашханәсендә, Апас аграр көллиятендә һәм Чирмешән авыл мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Федераль программалар нигезендә, 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басты, заманча өстәл теннисы үзәге ачылды. Милли проектларны тормышка ашыру кысаларында, мәшгульлек үзәге, алты фельдшер-акушерлык пункты төзекләндерелде. Апас урамнарына заманча яктырткычлар урнаштырылды.

Сессия эшендә туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау темасы да яктыртылды. Районыбызда “Апаста рәхәт” проекты зур уңыш белән тормышка ашырылды. Җиде көн дәвамында 55 мәдәният йортында 516 авыл һәм шәһәрдән кайткан балалар өчен махсус лагерьлар эшләде. Һәр мәдәният йорты үзенчәлекле, милли традицияләргә бай булган программалар тәкъдим итте.

“Апаста рәхәт” проекты киләчәктә дә дәвам итәчәк, чөнки милли хәзинәбезне саклау — ул кадерле мирасыбызны балаларыбызга тапшыру, үткәннәребез белән киләчәгебезне бәйләүче мөһим эш”, — диде Айрат Җиһаншин һәм районда тормышка ашырылучы башка күптөрле проектларга һәм программаларга аерым тукталды.

2025нче ел — Ватанны саклаучылар һәм тарихи мирасны саклау елы буларак калды. Бу уңайдан, районда бик күп патриотик чаралар үткәрелде. “Апас” якташлар җәмгыяте белән берлектә махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә мәктәпләрдә “Геройлар” парталары, батырларның яшәгән йортларына хәтер такталары урнаштырылды. Биеш авылында контр-адмирал Иван Иванович Золинның тууына 120 ел тулу уңаеннан, тантаналы төстә һәйкәл ачылды. 9нчы май — Җиңү көнендә районыбызга ретро машиналар килде. “Казан каймасы — сугыш эзләре буйлап” дип исемләнгән ретро автойөреш 100гә якын берәмлек машинаны һәм мотоциклларны берләштерде. Бу районыбыз өчен дә бик зур вакыйга булды.

Махсус хәрби операциягә ярдәм кысаларында район халкы, хезмәт коолективлары һәм төрле иҗтимагый оешмалар белән берлектә яңа территорияләрдә яшәүчеләр өчен 180 тонна, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә 98 тонна гуманитар йөк озатылды.

Хәрбиләргә гуманитар ярдәмнәр даими төстә җибәрелә. Шулай ук аларның якыннары һәрчак игътибар үзәгендә, барлык кирәкле ярдәм чаралары да күрсәтелә.

Район башыгы ике батыр якташыбыз — Россия Герое исеменә лаек булган — генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллин һәм “Жуков” медале белән бүләкләнгән өлкән лейтенант Айрат Хәйруллин хакында да горурланып сөйләде.

Сессиядә шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина һәм Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина чыгышлары тыңланды.

Татарстан Республикасы икьтисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгышында республика уңышлары һәм киләчәккә максатлар һәм бурычлар хакында сөйләде. Дөньяда катлаулы вәзгыять аркасында кайбер проблемалар булуга карамастан, илебез һәм республикабыз экономикасының артка чигенмәвенә басым ясады. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү чараларында халкыбызның бердәмлеген билгеләп үтте.

“Республикабыз халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча программаларның сакланып калуы сөендерә. Моның өчен кирәк булган чыганаклар да табылып тора. Апас районы да киләчәккә матур өмет белән яшәргә һәм эшләргә омтыла. Дөрес, алда әле без хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Республика хөкүмәте булган проблемаларны хәл итү буенча планлы һәм нәтиҗәле эш алып бара.

Апас районы халкына, хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә республика җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм, исәнлек-саулык, имин тормыш телим”, — диде ул.

Сессия тантаналы шартларды тәмамланды. Хезмәт уңышларына ирешкән райондашлар, озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр хөрмәтләнде, бүләкләнде.