Район ДАИ бүлеге хезмәткәре Анис Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, 2 айда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
(24 март, “Апастово-информ”).
“Узган ел бу чарда 3 юл һәлакәте булган. Аларда 1 кеше үлгән, 6 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел әлеге чорда 3 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, алар арасында 1 бала да бар.
-Безнең төп бурыч – гомерләрне саклап калу, сәламәтлеккә зыян салу очракларын булдырмау, юлда йөрүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау, куркынычсыз һәм өзлексез юл хәрәкәтен тәэмин итү. Ләкин ялгышлар кабатланып тора. Бәхетсезлек алып килгән очракларның сәбәбе булып каршы як юлга узарга чыгу, икенчесендә һава шартларын исәпкә алмау тора, — ди Анис Гобәйдуллин.



