Украина буенча сөйләшүләрне яңартып җибәрүнең мөһим шартын әйттеләр

Украинадагы конфликтны җайга салу буенча өч яклы сөйләшүләр графиклар килештерелгәч, иң элек Америка арадашчыларының графигы билгеле булгач яңартып җибәреләчәк.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән. Бу хакта “Российская газета” яза. “Килеп туган хәлләр аркасындагы тәнәфес бу”, – дип искәртеп үткән Кремль вәкиле. “Барлык өч якның, беренче чиратта, Америкадагы арадашчыларның графигы килештерелгәч, һәм аларның Украинадагы хәлләргә ныграк игътибар итү мөмкинлеге пәйда булгач, өч яклы сөйләшүләрнең чираттагысын үткәрә алачакбыз”, – дип йомгак ясаган сүзенә Песков.

Исегезгә төшерәбез: быел өч тапкыр Россия – США – Украина өч яклы сөйләшүләре булды инде. Дүртенче очрашу Якын Көнчыгыштагы конфликтның кискенләшүе сәбәпле кичектерелә.