Татарстанның атказанган артисты Иркә Ландыш Нигъмәтҗанова белән аралашырга әзер булуын белдергән.
Аның сүзләренчә, теләге булса, Иркә Ландыш Нигъмәтҗанова белән аңлашырга әзер
, ул Иркәнең номерын табып, аңа шалтыратырга тиеш.
Бу турыда җырчы язылучыларның сорауларына җавап биргән вакытта әйткән.
«Мин дуслык турында фикеремне әйтер идём. Гомумән, дуслык турында, тик «Ландыш Нигъмәтҗанова белән сезнең дуслык» димәгез. Әйдәгез, ул әйберләрне онытабыз. Кирәк булса, ул теманы күтәрәсе килсә, Ландыш номерымны таба да, сөйләшәбез дә, проблема чишелә. Мин ул проблеманы күтәрә алам, әмма аның үзе белән бергәләп.
Ул үзен Ландыш кара исемлеккә кертүен дә әйткән.
Шулай да җырчы:
«Мин Ландыш белән бер утырып сөйләшер идем», — дигән.
Иркә үзара низаг чыккан вакытта күп кенә кешеләр белән очрашып сөйләшүен дә әйтә.
«Аларның 70-80 проценты еллый-елый гафу үтенде. Мин риза, бөтен теләгән кеше белән дә аралашырга, сорауларны уртага салып сөйләшергә әзер», — дигән җырчы киң күңеллелек күрсәтеп.



