Татарстанда М5 юлының дүрт участогында кайбер транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнде

Татарстан аша узучы М-5 трассасының дүрт участогында, һава торышы начар булу сәбәпле, автобуслар, йөк машиналары һәм таксилар хәрәкәтен чикләделәр, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, Бөгелмә районында 1239нчы чакрымнан 1240нчы, 1243нче чакрымнан 1 245нче һәм 1 253нче чакрымнан 1 257,5нче, шулай ук Баулы районында 1 257,5нче чакрымнан 1 280нче чакрымга кадәр хәрәкәт ябык.

«Әлеге төр транспорт хәрәкәте 4 февральдә 07:00 сәгатьтә кабат ачылыр дип көтелә», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.