Татарстанда авылда яшәүчеләргә Казан вакыты буенча авыз ачарга ярыймы - казый җавабы

Татарстанда авылда яшәүчеләргә Казан вакыты буенча авыз ачарга ярыймы — казый җавабы

Татарстанда районнарында, авылларда яшәүче кешеләр Казан вакыты белән авыз ачса, дөрес булмый. Бу хакта Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков аңлатты.

Һәрбер авылның үзенең вакыты бар. Әгәр дә Казан вакыты белән авыз ачыла икән — күп вакытта андый авыз ачу дөрес булмый һәм ул вакытта ураза да кабул ителмәскә мөмкин.

Нәрсә өчен? Чөнки кеше иртәрәк, кояш баеганчы ашый икән, андый ураза дөрес түгел. Безнең шәригатьтә кагыйдәләр бар – һәр гамәл, һәр эшебез өчен билгеләнгән кагыйдәләр. Без кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Әгәр дә белмибез икән, исламда икенче припцип бар: «Белмисез икән, белгәннәрдән сорагыз».

Хәтта Казанның төрле районнарында да, авыз ачу вакыты 1-2 минутка аерылырга мөмикн. Бу мәсьәлгә дә игътибар итсәк, бик әйбәт булыр иде.

ДУМ РТ сайтында һәр район өчен билгеләнгән вакыт бар. Әгәр дә шикләнәсез икән инде, 1-2 минут көтеп торсагыз, бик әйбәт блула, – дип аңлатты хәзрәт.