Узган елның декабрендә илдә иң югары хезмәт хакы иң түбәненнән 227 611 сумга артыграк булган.
Статистика мәгълүматлары буенча, 2025 елның азагында иң зур уртача эш хакы – Мәскәүдә (288 524 сум), ә иң түбәне Чечня Республикасында (60 913 сум) теркәлгән.
Былтыр ноябрьдә иң зур һәм иң аз хезмәт хакы арасындагы аерма 200 049 сум булган. Магадан өлкәсендә яшәүчеләр – 244 130 сум, Ингушетиядәгеләр 44 081 сум алган.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россиядә 2025 елның декабрендә уртача хезмәт хакы 40 меңнән күбрәккә арткан. Декабрьдә айлык эш хакы уртача 139,7 мең сум тәшкил иткән. Ә ноябрьдә 98,2 мең сум булган. Бу декабрьдәге премияләргә бәйле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.




