Сабада Бөек Җиңүнең 81 еллыгы тантанасы

Сабада Бөек Җиңүнең 81 еллыгы тантанасы

Әле 35 ел элек кенә 9 Майны 1230 сугыш ветераны катнашында каршылаганбыз. Инде алар бары күңелләрдә генә яшәп калды

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 81 ел үтте, әмма коточкыч дәһшәт, вәхшилек турындагы хатирәләр һаман да күңелләрне кузгатып, күзләрне яшьләндерә. Әле 35 ел элек кенә 9 Майны 1230 сугыш ветераны катнашында каршылаганбыз. Инде алар бары күңелләрдә генә яшәп калды. Саба халкы яу кырында ятып калганнарны 9 май иртәсендә хезмәт коллективлары демонстрациясе, техника парады, митинг һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән билгеләп үтте. Бик күпләр ата-бабаларының портретларын күтәреп, 10 ел элек традициягә кергән “Үлемсез полк” акциясенә кушылды. Парадка барысы 54 оешма –учреждениеләр-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, кадетлар колоннасы, яшьармиячеләр, “Кайнар нокталарда” булучылар, чик буе, артиллерия, ракета гаскәрләрендә, Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр, язгы чакырылыш армия хезмәтенә китүчеләр чыкты. Моннан тыш быел колоннаны авыл (шәһәр) җирлекләре делегацияләре дә тулыландырды. Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре җиңел һәм йөк машиналарын пулеметлар куелган, ”Катюша”лар урнаштырылган, пушкалар, кыр кухнялары тагылган хәрби техникага әверелдергәннәр иде. Парадны Олы Кибәче авылы эшмәкәре Рифкать Шәфыйков алып килгән ретро мотоцикллар бизәде. Эшмәкәр үзе солдат киемендәге өч кечкенә оныгы белән, парадның кульминациясенә әверелеп, колонна буйлап җәяүләп барды. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең котлау чыгышында әйткәнчә, Җиңү бик кыйммәткә төште, зур корбаннар сорады. Районыбыздан яуга киткән 8427 кешенең 4989ы сугыш кырларында ятып калды, хәбәрсез югалды. Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Хатыннарны тол, балаларны ятим итеп авылларга туктаусыз кара мөһерле кәгазьләр агылды. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча Җиңү көнен якынайтты райондашларыбыз. Тылдагы батырлыклары өчен 5109 райондашыбыз “Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде

Аннары мәйданга җиһазланган сәхнәгә язгы чакырылышта хәрби хезмәткә китәчәк егетләр чакырылып тәбрикләнде. Бәйрәм тантанасы Билгесез солдатка һәйкәленә, Советлар Союзы Геройлары бюстлары куелган изге урынга һәм тыл ветераннары стеласына чәчәкләр салу, Җиңү салюты белән төгәлләнде.