“Чынбарлыкта акча Түбән Кама районының элеккеге башлыгын СИЗОда калдырганнар

Татарстан Югары суды элекке мэрны сак астында тоту вакытын озайтуның законлылыгын раслаган.

Татарстан Югары Суды Түбән Кама районының элекке башлыгы Рамил Муллинны сак астында тоту вакытын озайтуның законлылыгын раслаган. Бу хакта “KP.RU” судның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

1 июньдә Чаллы шәһәре суды Муллинны сак астында тоту вакытын 3 августка кадәр озайткан иде. Элекке мэр әлеге карар белән килешмичә, аңа шикаять биреп, чикләү чарасын өй арестына алыштыруны сораган. Бүген Югары суд утырышында (Муллин СИЗОдан видеоэлемтә аша катнашкан) аның үтенечнамәсе янә канәгатьләндерелмичә калган. Суд чикләү чарасын йомшартуга нигезләрнең булмавы турында карар кабул иткән.

Исегезгә төшерәбез: Муллинны узган елның декабрендә Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган. Ул “рекрут” премияләренә – районда яшәүчеләрне махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәткә җәлеп иткән өчен түләүләргә бәйле махинацияләрдә катнашы булуда шикләнелә. Дәүләткә китерелгән зыян 30 миллион сумнан күбрәк күләмдә бәяләнә.

Муллин алдагы утырышта белдергәнчә, килеп туган хәлне тикшерүчеләргә сөйләп биргән. Ләкин аның әйтүенчә, чынбарлыкта акча үзләштерүләр шаһитлар булып кала, ә ул СИЗОда утыра.