30 августта – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә «Казан» гаилә үзәге каршында берьюлы дистәләгән пар өчен тантаналы никах теркәү узачак.
30 августта Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп сәхнәдә үзенчәлекле вакыйга узачак. Дистәләгән пар бер үк вакытта никахларын рәсми теркәп, бер-берсенә «әйе» диячәк.
Әлеге тантанада катнашу өчен Казан шәһәре ЗАГС идарәсенә гариза тапшырырга кирәк.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, катнашучылар өчен мәҗбүри дресс-код билгеләнгән: кәләшләр ак туй күлмәгендә, ә кияүләр классик костюмнан булырга тиеш.





