Белгеч имтиханнарга кайсы вакытта әзерләнә башларга кирәк булуын аңлатты

Ашыгырга, өлгерә алмам, ахры, дип тынгысызланырга-борчылырга туры килмәсен өчен уку тәмамланырга ике ел кала ук имтиханнарга әзерләнә башларга кирәк. Рус теле укытучысы, белем бирүгә бәйле төрле проектлар буенча эксперт Анна Кондратенко “NEWS.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, Төп дәүләт имтиханына (ОГЭ) – сигезенче сыйныф, Бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) – унынчы сыйныф башыннан ук әзерләнүгә керешергә кирәк. Имтиханнар бик күп темаларны үз эченә ала. Әйтик, 11нче сыйныфта рус теле буенча БДИдә инде бишенче сыйныфта ук үтелгән темалар буенча сораулар булырга мөмкин. Шуңа күрә барысын да кабатлап чыгарга өлгерү өчен алдан аяк киенеп куюың хәерле.

Кондратенко БДИгә әзерләнү өчен иң элек үзегез оештырасы дәресләр санын, темаларның гомуми санын һәм аларны үтү тизлеген билгеләүдән башларга киңәш иткән. Теорияне өйрәнгәннән соң практикага күчәргә, ягъни вариантларны чишәргә. Белем дәрәҗәсен тикшерү өчен имтиханны чынбарлыкка якынлаштырылган шартларга туры китереп: таймер белән яки махсус платформаларда биреп карарга кирәк, дигән белгеч.

Укытучы имтиханга әзерләнгәндә “кечкенә адымнар” принцибын кулланырга: зур темаларны бүлеп, акрынлап кына алга барырга киңәш иткән. Һәр атна саен имтиханга әзерләнүгә 1,5 сәгать – бер-ике дәрес оештырырга, калган көннәрдә 10 минут вакытны теориягә яки тест биремнәренә багышларга. Шул ук вакытта атнасына бер тапкыр имтиханга әзерләнми торган көн – ял көне оештырырга. Көненә берничә дәрес оештырганда, ял итү һәм күңелеңә якын эшләр белән мәшгуль килү өчен, тәнәфесләр ясарга кирәк, дип өйрәткән Кондратенко.