Россиянең атказанган артисты, танылган җырчы Алсу изге Рамазан аенда Коръән укый башлаган. Ул социаль челтәрләрдә үзенең язылучылары белән изге китаптагы кызыклы фикерләр белән уртаклаша. Коръәндә ул тормышның барлык якларының бик төптән уйлап язылганына шаккаткан, дип яза «KazanFirst».
– Күбрәк укыган саен, шуңа инанам: Коръән – рухи китап кына түгел, бәлки чын мәгънәсендә юл күрсәтүче, тормыш алып бару өчен инструкция дә. Анда барысы да күздә тотылган. Хәтта никахлашу һәм аерылышу кебек бик нечкә, катлаулы мәсьәләләр дә. Коръәндә никах – җаваплылык, ихтирамлылык, рәхим-шәфкатьлелек, килешү ул. Хис-тойгылар гына түгел, ике кешенең Аллаһ алдындагы берлеге. Ә аерылышу – рөхсәт ителгән, әмма гаделлеккә, кимсетмәү, үч итмәүгә корылган булырга тиешле чик адым, – дип билгеләп үткән Алсу.
Әйтергә кирәк, соңгы вакытларда Алсу үзенең татарлыгына күбрәк игътибар итә. Мәсәлән, һәр нәрсәдә Аллаһка таянуын белдереп, үзенең тормыш турындагы фәлсәфәләрендә Коръәнне искә ала. Күптән түгел генә Коръән сүрәсе сурәтләнгән чынаяктан чәй эчүе чагылдырылган видео урнаштырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





