Казанда каты суыклар аркасында кайбер трамвай-троллейбуслар йөрүдән туктады

Татарстан башкаласында каты суыклар аркасында җәмәгать транспортының кайбер төрләре хәрәкәте вакытлыча туктатылган.

«№ 2, 3, 5, 6, 7, 8, 12 маршрут буенча йөрүче троллейбуслар һәм №4 маршруттагы трамвайлар хәрәкәте вакытлыча туктатылды», – дип хәбәр итә «Метроэлектротранс». Бу хәл суыклар аркасында зыян килгән электр чыбыклары челтәрен ремонтлау эшләренә бәйле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.