Җырчы Алия Төхвәтуллинаякын арада төрле шәһәрләрдә планлаштырылган концертларын да күчерергә мәҗбүр булган. Бу хакта алар Ришат Төхвәтуллин белән социаль челтәрдә сөйләде.
Сольный концертында Алия Төхвәтуллинаның хәле начарланган, концертны Ришат дәвам иткән.
– Дуслар, хәерле сәгатьтә. Концертлар буенча видео яздырырга булдык. Алиянең сәламәтлегенә бәйле рәвештә концертларның күбесе булмаячак. Уфа концертына кадәр, бәлки, терелеп җитәр. Бүген Арчага Алия урынына мин киләм. Каршы булмасагыз, – ди Ришат.
– Бик нык гафу үтенәм, – дип кушыла аңа Алия. – Сәламәтлегемне куркыныч астына куясым килми. Шуңа күрә бераз ял итәргә булдым. Уфа концертына кадәр булса да терелергә иде. Калган концертларга бара алмыйм. Сәламәтлегем мөһимрәк, – ди ул.
Алиянең Уфадагы концерты 5 мартка планлаштырылган. Җырчының тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.
Интертат



