Бүген Казанда «Ел укытучысы-2026» конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында «Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе-2026» номинациясе буенча бүләкләделәр, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады. «Бәйгедә катнашкан һәркем – каһарман. Нәни балаларны көн-төн тәрбияләү белән шөгыльләнгәндә, бәйгедә катнашу кайгысы юк та кебек, ә сез барыбер тырышкансыз, әзерләнгәнсез. Батыр йөрәкле каһарманнарга бик зур рәхмәт!» – дип сәламләде.
Лаеш районының Столбище бистәсендә «Сказка» балалар бакчасында туган телдә тәрбияләү һәм укыту группасы тәрбиячесе Рамилә Абдуллина лауреат исемен алды.
Казанның Яңа Савин районында 99нчы балалар бакчасында туган телдә тәрбияләү һәм укыту группасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Лотфуллина өченче урынга лаек.
Икенче урынны Бөгелмә районының «Светлячок» 115 нче балалар бакчасында туган телдә тәрбияләү һәм укыту группасы тәрбиячесе Эльвира Бәдриева яулады.
Казанның Идел буе районында 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева җинүче булды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





