Районда һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңү яулаган укытучылар һәм тәрбиячеләр бүләкләнде

Районда һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңү яулаган укытучылар һәм тәрбиячеләр бүләкләнде

Апас урта мәктәбендә тантаналы чара узды.

(22 май, “Апастово-информ”).

Районда укытучылар һәм тәрбиячеләр ел дәвамында ирешкән хезмәт уңышларын барлады. Бу уңайдан тантаналы чара узды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин педагогларга хезмәтләре өчен олы хөрмәтен белдереп, уңышлар теләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова остазларны нәтиҗәле уку елы белән тәбрик итеп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева районда мәгариф өлкәсе һәрьяклап үсештә булуын, агымдагы елда зур уңышка ирешүен билгеләп узды.

Төрле район, республика һәм региональ бәйгеләрдә уңышка ирешкән укытучылар һәм тәрбиячеләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Аларга Рәхмәт хатлары, Грамоталар һәм махсус сертификатлар тапшырылды.

2026 ел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Чара барышында мәктәпкәчә белем бирү елына тантаналы төстә старт бирелде. Бу уңайдан районда тәрбия бурычларының нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар узачак.