«Иң мөһиме, без Аллаһ ризалыгы өчен укыйбыз. Себердән, Уралдан, Башкортстаннан, Пермь, Ульяновск, Самара, Мәскәү – төрле яклардан килдек. Кайткач, Коръән нурын таратырга насыйп әйләсен, аңлатырга насыйп әйләсен», – диде Әхмәт хәзрәт Сабиров.
Бүген, 30 майда, Казанда Апанай мәдрәсәсенең онлайн проектының 7 нче агымында укучы шәкертләрнең соңгы төркемнәре сертификат алды. Казан ипподромының зур залында «Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!» шигаре астында тантана узды. Кояшлы якты көндә, нурлы йөзле матур апайлар-абыстайлар гыйлем алуын раслый торган таныклыкка ия булды.
«Алган гыйлемнәрне һәрвакыт бирергә тырышырга кирәк»
Иртәннән кунакларны Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме, Апанай мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сабиров үзе каршы алды.
«Җиденче агымның чираттагы чыгарылышы, монда бишенче һәм алтынчы төркемнәр. Җиденче агым – бу проектның иң зурысы булып чыкты, монда меңнән артык укучыбыз бар, Казан җирендә меңнән артык укучыны бергә җыярга урын булмау сәбәпле, без аларны аерым-аерым төркемләп җыйдык. Гыйнвар аеннан бирле биш төркем – 700ләп шәкерт таныклык алды, соңгы 300 укучы бүген таныклык ала.
Алган гыйлем белән дөрес файдаланырга, бу гыйлемне кулланырга тырышырга кирәк. Гыйлемне дә, башка әйберләрне дә кулланмасак, ул тутыга, сүнә, онытыла. Алган гыйлемнәрне һәрвакыт белгән кадәр бирергә тырышырга кирәк.
Апанай онлайн-проектының файдасы шунда: Казан җиренә бөтен кеше килеп укый алмый, ә монда Россиянең киң җирләреннән, барысы да үз өйләрендә торып белем ала.
Дәресне остазлар алып бара, аларны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, Россия Ислам университетын тәмамлаган, Коръән-хафизлар үзәге остазлары өйрәтә һәм тикшерә, һәм аларга таныклык бирелә.
Географиягә карасак, Россиянең төрле яклары – Себер җирләреннән, көнчыгыштан, көнбатыштан, көньяктан Ульяновск, Самара, төньяктан Пермь һәм ары яклардан килүчеләр бар. Алар мәчет-мәдрәсәләр әле җитеп бетмәгән урыннарда – үз авылларында, үз шәһәрләрендә белем тарата ала», – ди Әхмәт хәзрәт.
«3 ел дәверендә 11 меңгә якын кеше укыды»
Әхмәт хәзрәт Сабиров тантананы ачып җибәрде. «Җәйгә таба бара торган язгы, кояшлы матур көндә нурлы Казаныбызда бөтен Россия җирлегеннән җыелып, шундый тантанага килдек», – дип башлады ул һәм Апанай мәдрәсәсе турында сөйләде.
«Хәзерге проект инде 4 нче ел бара, Аллаһка шөкер. 3 ел дәверендә 11 меңгә якын кеше укыды, татар төркемнәренең җиденче агымы чыкты. Алар Коръәнне дөрес иттереп, матур иттереп укырга өйрәнде.
Иң мөһиме, без Аллаһ ризалыгы өчен укыйбыз. Теләгем – алган белемнәребезне үзебездә генә сакламыйча, халыкка, мөслимә-мөселманнарга таратырга. Себердән, Уралдан, Башкортстаннан, Пермь, Ульяновск, Самара, Мәскәү – төрле яклардан килдек. Кайткач, Коръән нурын таратырга насыйп әйләсен, аңлатырга насыйп әйләсен», – диде Әхмәт хәзрәт.
«Гыйлемнең зәкәте тулысынча бирелергә тиеш»
Аннары Казан ислам университеты каршында Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе, Коръән-хафиз, шәригать фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәезов Коръән аятьләрен укыды. Үз чыгышында ул кунакларга нәсыйхәтләрен җиткерде һәм бер мөфтинең сүзләрен искә төшереп, сөйләде.
«Мөмкинлеге булган кеше зәкәт бирә. Зәкәт – ул акчасының бер өлешен генә чыгарып бирә. Ә гыйлемнең зәкәте – тулысынча. Гыйлемне алдың – аның зәкәте тулысынча бирелергә тиеш. Алган гыйлемне үзебездә генә калдырмыйбыз, аны таратырга, өйрәтергә кирәк. Хәзер мөмкинчелекләр дә, сораучылар да күп», – диде ул һәм гыйлемнең зәкәтен чыгарырга чакырды һәм әхлак мәсьәләләренә игътибар итәргә өндәде.
Яңа китап: «Изгеләрнең күркәм әхлагы»
Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты, Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы доценты Нияз хәзрәт Сабиров кунакларны сәламләп, мәҗлеснең күркәмлеген билгеләп узды, шәкертләрне уңышлары белән котлады, мөгаллимәләргә рәхмәтләр җиткерде.
«Без бик бәхетле – Коръәнне, Аллаһы Тәгаләнең Сүзен өйрәнәбез. Күп кенә аятьләрдә Аллаһы Тәгалә безне әхлаклы булырга чакыра. Мөселман әхлаклы-әдәпле булырга тиешле. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең күп кенә хәдисләре әдәп-әхлакка багышлана. Әхлак ул – рухи байлык, күркәм сыйфатларга ия булу.
Әдәп – шушы байлыкның чагылышы. Хәдисләрдән, киенү, ашау-эчү әдәпләрен беләбез. Шушы әдәпләргә ия булыр өчен, аларны белер өчен, безгә дөрес чыганаклардан белем алырга кирәк. Хәзер төрле китаплар чыга, сайтлар эшли. Китаплар безне әхлак кагыйдәләре белән таныштыра. Кайбер китапларга Коръән аятьләре, хәдисләр генә китерелә. Әлхәмдүлилләһ, олуг галимнәребез бик эчтәлекле китаплар язып калдырган. Хәзерге вакытта шул элеккеге китапларга нигезләнеп язылган китаплар чыга. Шуларның берсе – «Изгеләрнең күркәм әхлагы» китабы. Аның авторы – Дагыстан мөфтие шәйх Әхмәт хаҗи Абдуллаев. Китап гарәп телендә, төрле телләргә тәрҗемә ителде.
Динебез 3 өлештән тора – иман, гыйбадәт һәм әхлак. Әхлакый кагыйдәләрне тирәнрәк таныр өчен, тәсәввуф фәнен белергә кирәк. Әхмәт хаҗи тәсәввуф остазы булып тора. Бу китапта ул әхлакый сыйфатларны тирәнтен аңлата, нәфесне тәрбияләү ысулларын күрсәтә, изгеләрнең тормышыннан үрнәкләр китерә. Китапның тагын бер үзенчәлеге – Әхмәт хаҗи Абдуллаев тискәре сыйфатлардан арынырга өйрәтә», – дип, Нияз хәзрәт яңа китап белән таныштырды.
Нияз хәзрәт бу китаптан өзекләр китерде. Берсе гайбәт турында иде. «Синнән мөселманга өч нәрсә өлеш булсын: әгәр аңа файда китерә алмасаң, кимендә аңа зыян китермә, әгәр аны шатландыра алмасаң, аны кайгыртма, әгәр аны мактый алмасаң, кимендә аны тәнкыйтьләмә», – дип мисал укыды ул һәм рухи китаплар укырга, күңелләрне күркәм сыйфатлар белән бизәргә чакырды.
«Моның өчен беренчедән, гыйлем кирәк, икенчедән гыйбадәт кирәк. Коръәнне күп укырга, зекер әйтергә һәм шундый китапларны укырга, рухи остазларыбызга иярергә кирәк», – диде ул.
Нияз хәзрәт сүзләренчә, татар галимнәре элек-электән Дагыстан галимнәре белән тыгыз элемтәдә булган. XVI-XVII гасырларда бабаларыбыз туган җирдә белем ала алмаган, надан калмас өчен, алар Дагыстан җиренә барып белем алган. Дагыстан галимнәре дә безгә килеп, бездәге галимнәрдән белем алган.
«Шулай итеп без бер-беребезне баетканбыз. Бүгенге көндә дә бу элемтәләр дәвам итә, Дагыстан һәм Татарстан мөфтиятләре берлектә күп эшләпр башкара, ярдәм итә. Киләчәктә дә бер өммәт булып яшәргә язсын», – диде ул.
Нияз хәзрәт онлайн-мәдрәсәдә тәҗвидкә, Коръән укуга игътибар бирелүен, киләчәктә әхлак дәресләре дә булачагын, һәм шул максатта дәреслек әзерләнүен дә искәртте.
Биредә «Иман» нәшрияте китаплары да сатылды. Биредә кунакларны Рәмзия апа белән Зөлфия апа каршы алды.
Апанай онлайн-проекты – халкыбызны берләштерү чарасы
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Апанай мәдрәсәсенең әлеге эшләрен зурлап, рәхмәтләрен белдерде, бәрәкәт һәм уңышлар, Ватаныбызга иминлек теләде.
«Тәшрик көннәрендә шундый күркәм булган чара. Күпме апаларыбыз, сеңелләребез, өммәтебезнең асыл кызлары Коръән өйрәнә. Бик матур чара, бик кирәкле чара. Бу укыту юнәлешенең чиге дә юк – дөньяның төрле якларыннан милләттәшләребез дә, башка милләт вәкилләре дә гыйлем ала. Кая гына барсак та күрәбез – Апанай мәдрәсәсендә укыйлар, өйләрендә вай-файлары, интернетлары эшләми башласа, хафага төшәләр, тизрәк интернет булсын, дәресем уза, остазым көтә, дип уңайсызланалар. Бу халкыбызны берләштерү чарасы булып тора. Бөтен тормышыбыз Коръәни-Кәримне аңлау, аңа иярү тирәсендә, бөтен гыйлемнәр дә Коръәни-Кәримне аңлау өчен», – диде Равил хәзрәт журналистлар белән сөйләшкәндә һәм борынгыдан килгән Апанай мәчете, Апанай мәдрәсәсенең әһәмиятен ассызыклады.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар Шурасы рәисе Габедрәүф Хәсәнов та булды. Ул үз чыгышында тәрбияле кешенең дөньясы бәрәкәтле булуын, холкы да күркәм булуын искәртте, Казанның быел Ислам мәдәнияте башкаласы булуын искә төшерде.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында алып баручыларга рәхмәт белдерде, тантананы «гыйлем бәйрәме» дип бәяләде, Апанай мәдрәсәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, инде берничә тантанада катнашуын әйтте.
«Әхмәт хәзрәттән барысын бер урынга җыеп булмыймы, дип сораган идём. «Аларның барысын бергә җыярлык урын юк», дип әйтте. Шәкертләр булса, иншәәАллаһ, урын табылыр. Аллаһы Тәгалә динебезне, милләтебезне саклаучылардан булырга насыйп әйләсен», – диде Ильяс хәзрәт.
Әлеге күркәм чарада «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды идарә рәисе Мансур Хашимов катнашты. Ул кунакларны сәламләде, изге теләкләрен теләде һәм Апанай онлайн-проекты активистларына рәхмәт хатлары тапшырды.
«Безнең фонд татар телен, динне үстерү белән шөгыльләнә. Без динне, татар телен үстерүче кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырдык. Быел «Җомга марафоны» дигән проектыбыз төгәлләнде. Татарстанның һәр район үзәгендә төп залларда халыкны җыеп, дин әһелләрен, мөнәҗәтчеләрне, активистларны җыеп очрашулар уздырабыз», – дип сөйләде ул журналистларга.
«Гыйлем өстәү – гыйбадәтнең иң яхшы ысулы»
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге хезмәткәре Мөхәммәтрасүл хәзрәт Гимбатов чыгышында гыйлемнең чиксез булуын искәртте. «Гыйлем өстәү – гыйбадәтнең иң яхшы ысулы», – диде ул һәм җыелган мөслимәләрне гел гыйлем алырга өндәде, тәүфыйк теләде.
Татарстанда Дагыстан мөфтияте вәкиле Әхмәт хәзрәт Расүлев чыгышында Татарстан белән Дагыстан арасында тыгыз рухи бәйләнеш булуын искәртте. «Дагыстанлыларның 90 проценты гарәп хәрефләрен татар галиме Әхмәдһади Максудиның «Мөгаллим сәни» китабыннан башлый. Аллаһ безнең туганлыкны тагын да ныгытсын», – дип теләде ул.
Ислам дине тормышын чагылдыра торган «Әс-Сәләм» газетасы вәкиле Шамил хәзрәт Могамедов чыгышында гыйлем алырга беркайчан да соң булмавы турындаы хәдисне искә алды, катнашучыларга бәрәкәт һәм тәүфыйк теләде. Бу газета инде 30 елга якын 14 телдә нәшер ителә, шул исәптән рус, татар, башкорт һәм башка телләрендә дә.
«Җәннәткә кергәндә безне тавыштан таныячаклар»
Коръән-хафиз Сәгадәт ханым Кадырова күңелгә үтеп керерлек чыгышында остазларга, хәзрәтләргә рәхмәт белдерде, әхлак дәресләре башлануын әйтте. «Җәннәткә кергәндә безне тавыштан таныячаклар. Бер-беребезне шулай тавыштан танырга насыйп булсын», – диде ул.
Апанай мәдрәсәсе шәкертләренең барысы да диярлек белгән һәм яраткан остаз Сәгадәт ханым Аллаһ биргән нигъмәт, мәхәббәт турында искәртте. Гыйлемне киләсе агымнарга да тапшырырга өндәде, җәннәткә керергә насыйп итсен, дип теләде.
Остазлар арасында иң билгелеләрнең берсе булган Гүзәл ханым Гыйниятуллина шәкертләр арасында актив эшләүчеләргә аерым рәхмәт белдерде, матур теләкләрен теләде. Таныклыкларны тапшыру, оештыру эшләрен ул алып барды. Гүзәл остаз янында гел Дания ханым, Гөлгенә ханымнар булды.
«Җәмгыятькә чыгарга омтылырга кирәк»
Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды.
«Мондый тантаналы мәҗлесләргә куанып киләм. Хатын-кызларыбыз хак дингә, иманга кайтып, хәзер җәмгыятебезгә шундый файдалы шәхесләр була. Биредә дини гыйлем белән бергә активлыкка сәләт тә бирелә.
Үзеңә бирелгән белемне үзеңдә генә яшереп тотарга бернинди хакың юк. Син җәмгыятькә файдалы шәхес булырга тиеш. Күп очракта без «өйдә рәхәт бит», дип яшәргә омтылабыз. Әмма җәмгыятькә чыгарга омтылырга кирәк. Яшьләребез бар, урта буын бар, безнең файдалы киңәшләребез, ярдәмебез кирәк. Күпмедер гомер яшәгән кеше ул, әлбәттә, белә, тәҗрибәсе бар. Бу кешеләр гаиләләрнең тотрыклылыгын саклап калуда бик файдалы шәхесләр була ала. Барысына изге теләк: өйдә генә утырмасыннар, файдалы кешеләр булсыннар», – диде ул.
Наилә ханым журналистлар белән сөйләшкәндә хатын-кызларны укытуның савабы күбрәк булуын әйтте.
«Хатын-кызны укытсаң, 200 савып була, ир кешене укытсаң 100 тапкыр гына. Хатын-кызлар икеләтә арттырып тырышлык күрсәтә. Җәмгыятьтә бөтен өлкәдә хатын-кызлар җиң сызганып эшкә керешә. Безнең татарларны бердәнбер милләт дип әйтсәм дә ялгышмам: татарларда гына «абыстайлар институты» бар. Алар гомер-гомердән битараф түгел, алар туган телебезне, милли киемне саклап калучылар.
Татар киемендәге милли хатын-кызны күрәсегез килсә – абыстайларны эзләп табыгыз. Алар беркайчан шушы киемне салмады. Бизәкле камзул, калфак, матур яулыкларын күреп, абыстай икәнлекләрен беләбез. Алар беркайчан да үзләренең эшен туктатмады, дингә чакырды, динне өйрәтте. Дин милләтне саклап кала. Кешенең рухи байлыгы булса, Аллаһы Тәгалә рәхмәтләрен алырга теләге булса – ул кеше тик кенә өйдә ятмый. Ул тирә-күршесен, якыннары җыеп, хәреф өйрәтә, дога өйрәтә, бәхетле булу юлларын күрсәтә», – ди ул.
Наилә ханым Апанай онлайн-проекты турында сорауга җавап итеп, хатын-кыз мәдрәсәгә барырга, гыйлем алырга вакыт тапмый, дип искәртте. «Ә биредә сиңа мәдрәсә өеңә керә», – ди Наилә ханым ул шифаханәдә эшләүче ханым сүзләрен китерде.
«Шифаханәдә эшлим, 1 сәгатьтән операция башлана, дәресемне укыйм да, аннан операциягә керәм, ди. Җаваплы эшләрдә дә хатын-кызлар гыйлем алырга вакыт таба», – ди Наилә ханым һәм Апанай мәдрәсәсе проектына уңышлар теләде.
«Укырга керергә икеләнеп торган кешеләр нәкъ менә Апанай мәдрәсәсенә килсен»
Самараның Гали авылында яшәүче Әлфия ханым Хәйруллина бу проектта тәсхих, тибьян остазы буларак катнаша. «Мондый бәрәкәтле мәҗлескә гел яратып киләм, калдырмаска тырышам. Үзебез өлеш керткән эш нәтиҗәсе бу. Киләчәк остазларның да шул дәрәҗәгә җитүен теләп дога кылам», – ди ул.
Математика һәм татар теле укытучысы, белем оешмалары җитәкчесе булып эшләгән, дөньяви эшләрендә зур уңышларга ирешкән Фирая ханым Галиева да бүген таныклык алды. «Апанай мәдрәсәсенә, Апанай мәчетенә, остазларыбызга бик рәхмәтлемен. Тирән белем бирделәр, шул тантанага килдек», – ди Фирая апа сөенечтән балкып.
Лаеш районы Пәрәү авылыннан Нурзилә ханым Гарипова телефонда Апанай проекты турында күреп алгач, хыялын тормышка ашырган. «Тәҗвидне өйрәнәсем килә иде. Бик сөенәм. Бөтен серен, бөтен хикмәтен өйрәттеләр», – ди ул.
Яшел Үзәннән Рауза ханым Шәйхетдинова да хис-кичерешләрен уртаклашты. «Төркемдә 9 кеше идек, онлайн укыганда тавышларыннан гына таный идек, күрештек, кайберләребез танымадык. Апанай мәчетенә чиксез рәхмәт белдерәбез. Мәдрәсәләрдә укысак та, без яңадан шушында килеп, бик тирән гыйлем алдык. Алдагы көннәрдә дә шушы гыйлемнәрне кулланып, башкаларны да өйрәтергә насыйп булсын. Укырга керергә икеләнеп торган кешеләр, нәкъ менә шушы Апанай мәчете онлайн дәресләренә килсен», – диде ул.
***
Коръән укырга өйрәнергә, әхлак кагыйдәләре белән танышырга, гарәп теле нигезләрен аңларга теләгән һәркемгә бер теләк: Апанай онлай-проектына кушылыгыз әле! Үкенмәссез! Биредә укытучылар, табиблар, хезмәткәрләр, игенчеләр, төзүчеләр – төрле һөнәр ияләре дини белем ала. Уку җиңел түгел, анысына өметләнергә кирәкми. Ләкин – нәтиҗәсе бик күркәм! Хәреф танымаучылар укырга өйрәнәчәк, укый белүчеләр – тәҗвидне, махраҗларны беләчәк – монысы һичшиксез.
Атнаның бер көне дә буш булмый: тәҗвид, тибьян, кабатлау, тәсхих һәм башкалар. Укуын укыдым, имтиханын тапшырдым, таныклыгын алдым, тик шуны аңладым: Апанай проектыннан аерылып булмый икән. Монда бер катнашкан кеше кире китә алмый инде, иншәәАллаһ, алган гыйлемебез файдалы булсын
Остазларга Аллаһның рәхмәте яусын! Кечкенә төркемнәрдән алып, зур төркемнәргә кадәр булган һәм исемнәре биредә искә алынмаса да, шәкертләрнең телендә гел яңгыраган барлык остазларга Аллаһның рәхмәте яусын.
***
Түбәндә күбрәк фотолар карап була:




