Чаллыда Татарстан Дәүләт Советының профильле комитетлары уртак күчмә утырыш үткәрде.
Анда эшмәкәрлеккә ярдәм, күпфатирлы йортлар төзелешен контрольдә тоту һәм дәүләт сатып алулары өлкәсендәге яңалыклар каралды.
Иң әһәмиятле үзгәрешләрнең берсе – шифалы ләмнәр чыгару һәм сату белән шөгыльләнүче кече һәм урта бизнес вәкилләренә дәүләттән финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге. Моңа кадәр мондый ярдәмне бары тик минераль су җитештерүчеләр генә ала иде.
Шулай ук 2027 елның 1 гыйнварыннан күпфатирлы йортлар төзелешен контрольдә тоту системасы үзгәрәчәк. Әлеге вәкаләтләр Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә генә җирле хакимиятләрдә калачак, ә калган районнарда бу эшне Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башкарачак.
Моннан тыш, республикада Сатып алу эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәре көне булдыру тәкъдим ителде. Әгәр закон кабул ителсә, ул ел саен 5 апрельдә билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә хезмәт куючы белгечләрнең һөнәри абруен күтәрү максатыннан гамәлгә кертелә.
Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте




