Июнь ахырында районыбызның берничә хуҗалыгында комбайннар парады булып узган иде. Бу атна башыннан калган хуҗалыклардагы «кыр кораблары» да тикшерелде
Дәвамы. Башы – https://baltaci.ru/news/avyl-xualygy/basular-sary-tosmerda-kombainnar-azerlek-syzygynda
Тукай исемендәге җәмгыятьтә бер комбайнуракка төшәчәк
Урып-җыеласы мәйданнар һәм комбайнның беркөнлек эш нормасыннан чыгып караганда, биредә урак ике айга сузылырга тора. Әле ул һава торышы эшләргә мөмкинлек биргәндә. Әлбәттә, хуҗалыкта моны үзләре дә яхшы аңлыйлар, читтән комбайн чакырып эшләтергә дигән планнары бар.
«Арбор»да 2026 ел урагын тулы әзерлек белән көтәләр
Сишәмбе көнне парадның дәвамы «Арбор» җәмгыятеннән башланды. Биредә тәҗрибәле, үз эшләрен әйбәт белүче, хезмәтләренә җитди караучы игенчеләр хезмәт куя. 2026 ел урагын да алар тулы әзерлек белән көтә.
– Безнең өчен урып-җыю кампаниясе комбайннарны ремонтларга керешкән вакыттан башлана инде. Тизрәк иген кырларына чыгасы, мул уңышларны югалтуларсыз җыеп аласы килә, – диләр игенчеләр.
«Урып-җыю чорын әйбәт кенә башлап, әйбәт кенә тәмамларга да язсын иде», ди «Кама»лылар
Хуҗалыкка килеп җитүгә Хәбир Мөхәрләмовның юклыгын күреп алдык. Озак еллар комбайнда хезмәт куйган, бүгенге көндә берничә техника иярләүче алдынгы механизаторның комбайн янында булмавы аптыратты. Туктаган икән инде. Трактор белән салам алып килгәч күрергә насыйп булды үзен. Эшлисен эшләдем инде, җитәр, диде. Буыннар алмашы шушыдыр инде. Хәбир абыйны да аңлап була. Тик хуҗалыкның бер комбайнында эшләргә бүген кеше таба алмыйлар. Кадрлар кытлыгы булуын хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов элек тә әйтә иде, бүгенге көндә бу мәсьәлә кискен үк килеп баскан ахры.
Хуҗалыкның баш инженеры Рамил Хөсәенов игенчеләргә мөрәҗәгать итеп: «Як-ягыгызга игътибарлы булып, ярдәмчеләрегезне карап, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын. Эшләгән вакытта иң беренче чиратка үзегезнең сәламәтлекне куегыз, аннан соң гына техника бара. Үзегез беләсез инде бүгенге көндә техникаларның һәм запас частьларнең бәясен. Кызганыч, бәясе югары булуга карамастан, сыйфаты начар. Шуңа күрә мөмкин кадәр техникаларга сакчыл караш күрсәтсәгез иде. Урып-җыю чорын әйбәт кенә башлап, әйбәт кенә тәмамларга да язсын иде», – дип теләде.
– Комиссия әгъзаларына рәхмәт әйтеп узасым килә, үзебезнең хуҗалык өчен яңадан бер этапка кереп киткәндә безне бер кат кузгатып алганыгыз өчен, дип сүзен башлады хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов. – Бүгенге көндә өч комбайныбыз бар, ләкин әле икесенең генә комбайнчысы бар. Аларны да трактордан туктаттык та, комбайнга күчереп утырттык. Инде менә комбайннары әзер, ләкин әле уракка кереп киткәнче алар яңадан шул тракторларында эшләп торачаклар. Өченче комбайнда эшләргә ярдәмче дә табылды, ләкин менә игенчесе юк. Яңадан бер комбайн читтән алырга планлаштырабыз. Бу инде кыска вакытта уңышны җыеп алу максатыннан эшләнә.
«Активист» хуҗалыгында иген кырларына чыгарга өч комбайн әзерләнгән
Аларда эшләячәк игенчеләр инде беренче генә елын штурвал артында түгел. Үз эшләрен белеп, үз алларына куелган бурычларны үтәп эшли торган комбайнчылар алар.
– Егетләр, моңарчы матур гына эшләдек, моннан соң да нәтиҗәле хезмәт күрсәтеп эшләргә язсын, – дип теләкләрен ирештерде хуҗалык җитәкчесе Рафил Зәкиев. Безнең сугып аласы 1200 гектар җиребез бар. Үзегез чәчкән басулар, хәзер инде шуларда өлгергән мул уңышларны җыяр чак та килеп җитә. Безнең игенчеләребез барысы да стажлы, эшнең ничек куелганын яхшы аңлыйлар. Берүк ярдәмчеләрегезне карап эшләгез. Иң кадерлесе кеше гомере булуын онытмыйк.
«Якты юл»да өч «кыр корабы» уракка төшәчәк
– Җыеп алынасы бөртеклеләр мәйданы 1900 гектар, аннан тыш 100 гектардан артык кукурузны бөртеккә алырга планлаштырабыз, 250 гектар җитен һәм 100 гектар люцерна орлыгы бар. Шулардан чыгып чутласак, бер комбайнга 900 гектарга якын мәйдан туры килә. Комбайннар төзек булып, бергә-бергә матур итеп эшләп алырга язсын, – диде хуҗалыкның баш агрономы Зөлкафир Нәҗипов.
Район буенча эшендә алдынгы булып танылган комбайнчылар һәр атна саен вымпеллар ала алачак һәм шулай ук тиешле нормативлар үтәлгән очракта, сертификатлар да биреләчәк. Вымпеллар моңарчы 3 группа комбайннар арасында бирелсә, быел инде аларны 4 группага бүлгәннәр. Шулай ук узган елгы кебек үк шофёрларга да вымпел каралган, ләкин аны алыр өчен тиешле шартларның үтәлгән булуы шарт.
(Дәвамы бар)


