1 сентябрь ял көне түгел, шуңа күрә күпчелек ата-аналар өчен Белем көне эш көне булып кала. Әмма бу көнне бала белән үткәрергә мөмкин, моның өчен эш бирүче белән алдан килешергә кирәк, дип сөйләде «Ренессанс страхование» төркеме вице-президенты Виталий Рыбалкин RT белән әңгәмәдә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Хезмәткәр эш бирүче белән алдан ук хезмәт хакы сакланмыйча кыска вакытлы ял алу турында килешә яки еллык түләүле ялның бер өлешен куллана ала», – дип аңлатты ул.
Кайбер компанияләрдә ата-аналар өчен өстәмә ял көннәре эчке кагыйдәләр белән каралган булырга мөмкин. Ләкин бу хакта эш бирүче белән алдан сөйләшергә кирәк булачак.
Тагын бер вариант – өстәмә эш яки ял көнендә эшләгән өчен ял алу (отгул). Россия Хезмәт кодексының 153 нче маддәсе нигезендә, акчалата компенсация урынына хезмәткәр өстәмә ял вакытын сайлый ала.
«Бу очракта ял көнен үзең сайларга мөмкин, әмма эш бирүче моның белән килешмәскә хаклы, һәм ул чакта ялны башка көнгә күчерергә туры киләчәк», – дип билгеләп үтте белгеч.
Хезмәткәрләрнең аерым категорияләре өстәмә түләүле ял көннәренә хокуклы. Мәсәлән, инвалид балалары булган ата-аналарга айга дүрт өстәмә ял көне бирелә. Эштән азат көннәр шулай ук донорлар, диспансеризация узучылар һәм кайбер башка ташламалы категорияләр өчен дә каралган.
Әгәр хезмәткәр 1 сентябрьдә килешмичә генә эшкә чыкмаса, бу хезмәт дисциплинасын бозу дип бәяләнергә мөмкин. Билгеле бер датада эштә булмауны гарантияләү өчен, эксперт ялны алдан ук документлаштырырга киңәш итә.




