Чара 2030 елга кадәр Россия икътисадындагы структур үзгәрешләр планын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышлана.
Президент Владимир Путин бүген Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышын уздырачак. Кремльдә белдерелгәнчә, чара 2030 елга кадәр Россия икътисадындагы структур үзгәрешләр планын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышлана, дип яза “РИА Новости”. Анда, аерым алганда, финанс министры Антон Силуанов 2026-2029 елларда Россия төбәкләре бюджетларының балансын тәэмин итү, бурычларын контрольдә тоту турында, Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко илне үстерүнең илкүләм максатлары социологик күрсәткечләренә ирешү буенча төбәкләр белән эшләү турында сөйләячәк.




