Түбән Камада волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә якынча ярты тонна гуманитар ярдәм озатты

“Добромамы” һәм “Армейское братство” волонтёр төркемнәре чираттагы ярдәм җибәрүне оештырды. Акциягә Вокзальная урамы, 2нче йортта яшәүчеләр, шулай ук Иоанн Кронштадтский гыйбадәтханәсе мәхәлләсе дә кушылды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Ике атна дәвамында битараф булмаган шәһәр халкы кирәкле әйберләр китерде һәм йөк төяүдә катнашты. Нәтиҗәдә, гомуми күләме якынча ярты тонна тәшкил иткән гуманитар йөк тупланды.

Посылкалар составына урын-җир кирәк-яраклары, азык-төлек, дарулар, гигиена чаралары һәм окоп шәмнәре керде. Моннан тыш, волонтёрлар пилотсыз очу аппаратлары өчен запчастьләр сатып алуга акча җыюны дәвам итә.

«Төп җибәрелгән ярдәм – урын-җир кирәк-яраклары, азык-төлек, медицина әйберләре, шәмнәр. Көнкүреш өчен кирәкле барлык әйберләрне җыябыз. Шулай ук акча туплап, БПЛА өчен запчастьләр сатып алабыз», – дип сөйләде «Добромамы» төркеме волонтёры Елена Вахрушева.

Хәбәр “Татар-информ”нан алынды