Узган төндә Россия күгеннән 148 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төн дәвамында Белгород, Брянск, Воронеж, Курск, Липецк, Ростов өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләре һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләре өстеннән 148 пилотсыз очкыч тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.




