2026 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең эшчәнлек йомгаклары бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә каралды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада нефть чыгаручы компанияләр җитәкчеләре, шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсе һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов: «Быелның беренче кварталында дөнья икътисады зур структур проблемаларга юлыкты, бу глобаль нефть базарына зур йогынты ясады. Якын Көнчыгыштагы конфликтның көчәюе, Ормуз бугазының блокировкалануы март аенда нефть бәяләренең кискен артуына китерде һәм бу күренеш алдагы айларда да дәвам итте», – диде.
Шул ук вакытта, республика икътисадындагы хәлнең тотрыклы булуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов 1 кварталда 8 млн 690 мең тонна нефть чыгарылганын, шул исәптән кече нефть компанияләре тарафыннан 1 млн 655 мең тонна нефть чыгарылуын хәбәр итте.
«Нефтьконсорциум МНК» АҖ генераль директоры Рафаэль Минһаҗев 2026 елның 1 кварталында кече нефть чыгаручы компанияләрнең эш йомгаклары турында хисап тәкъдим итте.
Шулай итеп, республиканың кече нефть компанияләре 1 кварталда 1 млн 655 мең тонна нефть чыгарган. МНК тарафыннан чыгарылган өлеш республика буенча гомуми күләмнең 19% тәшкил иткән. Чыгару күләме буенча планнарны 25 компания арттырып үтәгән. «Татойлгаз», «Шешмаойл», «СМП Нефтегаз», «Татэкс» кебек компанияләр чыгару буенча зур күрсәткечләргә ирешкән.
Эксплуатацион бораулау буенча 45 мең метр тау токымы борауланган, 42 яңа кое эксплуатациягә тапшырылган. Быел 158 мең метр тау токымы борауларга планлаштырылган. Хисап чорында – 1 кварталда – нефть компанияләре тарафыннан капитал салуларга 3 млрд сум акча юнәлдерелгән.
Тау токымнарын нефть бирүне арттыру ысуллары (МУН) 27 компаниядә кулланылган, МУН исәбенә 369 мең тонна нефть чыгарылган, бу гомуми күләмнең 22% тәшкил итә.
МУН исәбенә нефть чыгаруда «Троицкнефть», «Шешмаойл», «Иделойл», «Татэкс», «Карбонойл» кебек компанияләр яхшы күрсәткечләргә иреште. Ел ахырына
Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләренә яхшы эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул республика икътисадының нигезен нефть сәнәгате тәшкил итүен, ә нефть чыгаручы компанияләрнең төбәк икътисадына да, бөтен ил икътисадына да зур өлеш кертүләрен искәртте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





