Россия көнендә Казан телеманарасы Россия флагы төсләренә керәчәк

Иртәгә, 12 июньдә, Россия көне уңаеннан Казан телеманарасы бәйрәмчә төсләрдә балкыячак. Бу хакта Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең Татарстан Республикасындагы филиалы – Радиотелевизион тапшыру үзәге хәбәр итә.

Телеманара Россия флагы төсләренә керәчәк. Моннан тыш, анда «12 июнь – Россия көне!» дигән язу да пәйда булачак.

Бәйрәмчә утлы инсталляция 20:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип аңлаттылар Татарстан Республикасының Радиотелевизион тапшыру үзәгендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.