Шаһиәхмәтов: «Хезмәт базарында киеренкелек саклана»

Бүген хезмәт базарында 43 мең вакансия бар. Эшсезлек дәрәҗәсе — 0,16 процент.

"Хезмәт базарында киеренкелек саклана", — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның һәм Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында. Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген республикада 3,3 мең кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе — 0,16 процент. Шул ук вакытта, 43 мең эш урыны буш тора. Вакансияләрнең 26 проценты — төзелеш һәм ТКХ, 22 проценты — сәнәгать тармакларына, 9 проценты — социаль өлкәгә туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.