Бөгелмәдән махсус хәрби операция зонасына район халкы, предприятиеләре һәм волонтёрлары җыйган 22 тонна гуманитар йөк төялгән ике фура җибәрелгән. Сәфәрдә Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов катнашкан, дип хәбәр итә Бөгелмә районы матбугат хезмәте.
Гуманитар йөкне Донецк янындагы махсус пунктка китергәннәр. Аннан ярдәм партиясен Бөгелмә хәрбиләре хезмәт итә торган хәрби бүлекчәләргә бүлеп тапшырачаклар.
Махсус операция зонасына гуманитар йөк илтү турында Дамир Фәттахов социаль челтәрләрендә сөйләде. «Без йөкне бушаткан базада Бөгелмә егетләре хезмәт итә. Берничә кеше хәзер ялга әзерләнә, алар белән сөйләшеп алырга насыйп булды. Егетләргә алга таба да ярдәм итәчәкбез», – диде Фәттахов.



