Еш авыручыларга «больничный»ны кыскарту тәкъдиме белән чыкканнар

Сәламәтлек саклау министрлыгы еш авыручы хезмәткәрләргә “больничный”ны өч көнгә кадәр генә бирү тәкъдиме белән чыккан.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы алты ай эчендә дүрт тапкыр һәм аннан күбрәк эшкә вакытлыча яраксыз булып танылучыларга, “больничный” вакытын кыскартып, аны өч көнгә кадәр генә бирүне тәкъдим иткән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Моңа кадәр министрлык еш авыручыларның документларын табиб комиссиясе каравына җибәрергә тәкъдим иткән булган. Хәзер исә ведомство үзенең боерыгы проектын үзгәрткән. Сәбәбе аңлашыла: еш авыручы хезмәткәрләр эш бирүчеләргә һәм бюджетка авыр “йөк” булып төшә. Ләкин медальнең кире ягы да бар. Кеше, чыннан да, авырый икән, “больничные” өч көннән соң ябылса, терелеп җитмичә эшкә чыга. “Бу исә өзлегүләргә китереп, тагын да зуррак икътисадый югалту белән янарга мөмкин”, – дип басым ясап әйткән агентлык хәбәрчесенә Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш.

Аның фикеренчә, еш чирләүчеләргә “больничный” көннәрен киметү урынына янга калдырырга уйланылган акчаны чирләрне профилактикалауга һәм диспансеризациягә җибәрү хәерлерәк булачак. Депутат фикеренчә, барлык медицина оешмаларына үтәү мәҗбүри булган бердәм федераль регламент булдырырга кирәк. Анда “больничный”ны нинди чирләр буенча кыска вакытка билгеләүне төгәл генә күрсәтү зарури.

Ә чирләгәндәй кылану билгеләре сизелгән очракта, бәйсез экспертиза кертү урынлы булыр. Ләкин барча кешегә дә “больничный”ны кисү юньлегә илтмәячәк. Терелеп җитмәгән хезмәткәр – бөтен коллективка чир тарату белән яный һәм сәламәтлек саклау системасына өстәмә чыгым ясый, дигән депутат.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.