Татарстаннан беренче Советлар Союзы Героеның каберен тапканнар

Белоруссиядә Татарстаннан беренче Советлар Союзы Героt Фёдор Баталовның кабере табылган. Бу хакта «Татар-информ» ТНВ мәгълүматларына таянып яза.

Батальон командирының җәсәде Бөек Ватан сугышында яу кырларында һәлак булганнан соң 80 ел узгач табылган.

Фёдор Баталов Казанда туган. Хәрби мәктәп тәмамлаган. Өч сугышта – Гражданнар, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1941 елның июлендә аның батальоны беренчеләрдән булып Белоруссиянең Жлобин шәһәрен фашист илбасарларыннан азат иткән. Шул рәвешле батальон, дошманның һөҗүмен тоткарлап, Мәскәүне саклау өчен вакытны оту мөмкинлеге тудырган.

Фёдор Баталов 1941 елның 17 августында һәлак булган. Соңыннан маршал Жуков билгеләп үткәнчә, батальонның гамәлләре Мәскәүне саклауда төп роль уйнаган. Баталов ТАССРдан иң беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, аның портреты «Правда» газетасының беренче битендә пәйда булган.

Баталовның кайда җирләнүе 80 елдан артыграк вакыт дәвамында билгесез булып калган. Көтмәгәндә генә Белоруссиянең Жлобин районы Старая Рудня авылында моңа ачыклык кертүгә ярдәм итәрдәй хәл булган. Биредә яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз «Днепровский рубеж» отряды эзтабарларына бала чагында солдатларның бер офицерны хушлашу залпы белән җирләгәнлекләрен күрүе турында сөйләгән.

Шуннан эзтабарлар, прокуратура һәм тикшерүчеләр белән берлектә каберне ачып, җәсәдкә экспертизалар уздырган. Әлеге процедуралар җәсәднең Фёдор Баталовныкы икәнлеген раслаган.