Тыл ветераны Ркия Хәйретдиновага 100 яшь тулды

Буа районының Яңа Тинчәли авылында гомер итүче Ркия Хәйретдинова 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Авыл мәктәбендә дүрт класс белем алгач, әти-әнигә җиңелрәк булсын дип, колхоз эшенә йөри башлый ул. Кызга 16 яшь булганда сугыш башлана. Ркия фермада терлекче булып эшли башлый. Ә аннары аларны Апас якларына окоп казырга, урман кисәргә дә йөртәләр. Ул вакытларны ветеран тетрәнеп искә ала. Ркия апа соңлап кына үз парын очрата. Алар ире белән Пермь якларына күченәләр. Бүген ул иренең апасының кызы Наилә Хәйретдинова тәрбиясендә гомер итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Актив озын гомер” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.